+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
17 ноябрь 2023, 14:33

Диана Сәфәрова үлемендә гаепләнүчегә хөкем карары кайчан чыгарылачак?

Бу хәлгә аңлатманы адвокат Елена Бутакова бирде.

Диана Сәфәрова үлемендә гаепләнүчегә хөкем карары кайчан чыгарылачак?
Диана Сәфәрова үлемендә гаепләнүчегә хөкем карары кайчан чыгарылачак?
Диана Сәфәрованың үлеме турындагы эшне карау беренче инстанция судында иң яхшы очракта ел ахырында тәмамланачак. Бу хакта «Электрогазета» басмасында биргән интервьюсында зыян күрүче якның адвокаты Елена Бутакова белдерде.

Исегезгә төшерәбез, танылган блогер Диана Сәфәрова 2023 елның 9 маенда төнлә юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды.

- Суд процессы процессуаль рәвештә үтәргә тиеш булган тәртиптә бара. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең барлык шаһитлары да сорауларга җивап бирә, — диде Елена Бутакова.

Адвокат аңлатканча, эш материалларында ике видео бар: машинадагы пассажирның төшерүе һәм кибет камерасыннан видео, анда юл-транспорт һәлакәте мизгеле сурәтләнгән. Видео материаллары судта әле каралмаган.

Зыян күрүче ягыннан һәлак булган хатынның әнисе дә сорауларга җавап биргән. Ул гаепләнүчене кичерә алмаячагын билгеләп үткән. Сүз уңаеннан, беркем дә гафу үтенмәгән. Кичә Диананың әнисе һәм гаепләнүче судта очрашканнар. Гаепләнүче тарафыннан зыян күрүчегә карата бернинди гафу үтенү сүзләре дә булмаган.

Зыян күрүче як, әлбәттә, гаделлек өмет итә һәм әлеге юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүченең гаепле булуын исбатларга ниятли.

Елена Бутакова суд утырышларының көне буе диярлек дәвам итүен билгеләп үтте. Бу эшнең озак баруы бик күп шаһитлар булуы белән бәйле.

Бу хакта тулырак: https://i-gazeta.com/news/novosti/2023-11-17/bashkiriya-kogda-sud-vyneset-prigovor-po-delu-o-gibeli-diany-safarovoy-3524486

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: