Октябрьский шәһәр суды наркотиклар сату буенча интернет-кибет оештыручыны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Судта ачыкланганча, былтыр июньдә ир билгесез кешеләр белән бергә наркотиклар сатуга махсуслашкан интернет-кибет булдырган. Ә агымдагы елның февралендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чарасы барышында Чишмә районы территориясендә наркотиклар яшерелгән урын табылган, ул тартып алынган һәм муляжга алмаштырылган. Бу хакта белмичә, гаепләнүче әлеге урынга килгән һәм яшерен урынга куелган төргәкне алган...
Полиция хезмәткәрләре аның яшәү урынын тентү барышында 5 килограммга якын тыелган матдәләр тартып алган. Моннан тыш, үткән ел башында ир гашишны дустына тапшырган.
Прокуратурадан белдерүләренчә, ир җинаять кылуда өлешчә гаепле булуын гына таныган.
Фото: башинформ