+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 декабрь 2023, 10:25

Иң яхшы юристларны бүләкләделәр

IX Гомумрусия юридик форумы кысаларында «Ел юристы-2023» төбәк премиясе тапшырылды. Республикада һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасы 13нче тапкыр узды.

Иң яхшы юристларны бүләкләделәрИң яхшы юристларны бүләкләделәр
Иң яхшы юристларны бүләкләделәр

Хокукый дәүләт формалаштыруга, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, шулай ук Русия юридик фәнен үстерүгә керткән өлеш өчен премия 2011 елдан тапшырыла. Юридик берләшмәнең иң яхшы вәкилләрен билгеләп үтү традициясенә 2011 елда Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге нигез салган.

Тантананың мактаулы кунагы Русия Юристлар ассоциациясе рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников булды.

Тантанада катнашучыларга һәм юридик берләшмәнең барлык вәкилләренә сәламләү сүзе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров мөрәҗәгать итте.

- Сезне якынлашып килүче Юристлар көне белән котларга һәм шуны әйтергә телим: мондый бөек һөнәри бәйрәм алдыннан без бу традицияне 2011 елда, ягъни 13 ел элек булдырдык. Без нигез салган традицияләр бездән соң да дәвам итәр дип өметләнәм.
Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлегендә рәисләр үзгәрә, ә традицияләр кала. Бу тарихны Ассоциациянең беренче рәисе Радий Хәбиров башлады, аннан соң тагын берничә хөрмәтле кеше булды. Һәм менә хәзер Дәүләт думасы депутаты Ирина Панькина юрист һөнәрен популярлаштыру традициясен дәвам итә, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Павел Крашенинников «Ел юристы» премиясе номинантларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул күптәнге традицияне хуплап, бүлекчәнең берничә яхшы әгъзасына комитетның Мактау грамоталарын тапшырды.

Коллегаларын Русия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев котлады.

- Юристлар, табиблар кебек үк, кешегә ярдәм итүче, аның катлаулы, хокукый гына түгел, еш кына психологик проблемаларын хәл итүче кешеләр, - диде ул үзенең чыгышында.

Юристлар көненә багышланган котлаулар белән коллегаларына Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина да мөрәҗәгать итте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас