4 декабрьдә Кырмыскалы авылындагы мәктәптә 13 яшьлек җиденче сыйныф укучысы үзе белән бер сыйныфта укучы кызын сигезенче сыйныф укучысына көнләгән. Озак уйлап тормастан, егет кесәсеннән пәке алып, көндәшенең корсагына кадаган.
Нәтиҗәдә, сигезенче сыйныф укучысы дәваханәнең хирургия бүлегенә китерелгән. Бәхеткә, яра тирән булмаган.
Әлеге вакытта мәктәптә тикшерүчеләр эшли. Бу вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.
Фото: Горобзор.ру