+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 декабрь 2023, 15:02

Хөкүмәт объектларын яндармакчы булган...

Украина кураторлары күрсәтмәсе буенча терактлар планлаштыручы Уфа кешесе тоткарланган. Ул нәрсәләр эшләргә җитешкән?

Хөкүмәт объектларын яндармакчы булган...
Хөкүмәт объектларын яндармакчы булган...
Уфа шәһәрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан террорчылык акты әзерләүдә шикләнелгән 26 яшьлек урындагы кеше тоткарланган. Тикшерү версиясе буенча, яшь кеше шәһәрдә берничә административ бинаны шартлатырга ниятләгән.

Интернетта басылган оператив төшерү материалларына караганда, шикләнелүченең фатирын тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, берничә "Молотов коктейле" һәм аларны ясау өчен компонентлар тапкан. Сораштыруда тоткарланган кеше Русия территориясендә диверсия актларын гамәлгә ашыру максатыннан Украинаның махсус хезмәтләре вәкилләре тарафыннан мессенджерларның берсенә җәлеп ителүен таный.

Террорчылыкка әзерлек факты буенча Башкортстанның хокук саклау структуралары тарафыннан Русия Федерациясе Җинаять кодексының 30 статьясының 1 өлеше һәм 205 статьясының 1 өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: