Бу акциянең әлеге этабына Русиянең барлык төбәкләре дә кушылды. Башкортстанда 3 мәйданчык эшләде.
Мәскәүдә Русия Дәүләт китапханәсе чараның үзәк мәйданчыгы булды. Традицион рәвештә сәламләү мөрәҗәгатьләре белән күренекле дәүләт эшлеклеләре - Русия юристлары ассоциациясе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Павел Крашенинников, Русиянең халык артисты, депутат Дмитрий Певцов һәм башкалар чыгыш ясады.
"Быел илебез бик мөһим һәм әһәмиятле датаны билгеләп үтә-Русия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы һәм, әлбәттә, кайбер мәсьәләләр илнең төп документына багышланды. Шунысы куанычлы, безнең республика традицион рәвештә иң актив төбәкләр арасында һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Диктант нәтиҗәләрен без һәрвакыт анализлыйбыз һәм профессиональ юристларның кайда һәм кайсы өлкәләрдә агарту эшен активрак камилләштерергә тиешлеген аңлыйбыз", - диде РЮАнең Башкортстан бүлекчәсе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Ирина Панькина.
Бөтенрусия хокукый (юридик) диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән. Тест 40 сораудан тора, җавапларга 60 минут бирелә.