– Илфат Рәшитович, ни өчен Күпфункцияле үзәк офисларына документлар тапшыру килешүнең теркәлү узачагына гарантия бирми?
– Сатучы һәм сатып алучы милеккә хокукны теркәү өчен мөрәҗәгать иткән Күпфункцияле үзәк белгечләре документларны кабул итеп алырга гына бурычлы. Аларның эчтәлеген һәм комплектлылыгын алар тикшерми, моның белән “Росреестр” хезмәткәрләре шөгыльләнә. Шулай булгач, тапшырылган документларның таләпләргә туры килмәве соңрак, “Росреестр”ның хокукларны теркәүчеләренә килеп җиткәч кенә ачыклана.
Нинди сәбәпләр белән хокукны теркәү туктатылып торырга мөмкинлеге “Дәүләт теркәве турында” 218нче Федераль законда билгеләнгән. Анда теркәүне туктатып тору буенча 63 нигезләмә бар. Шулай да гамәлдә теркәүнең иң киң таралган нигезләре күпкә кыскарак. Ниндидер документлар җитми, яки алар закон тарафыннан каралган таләпләргә туры килми икән, мөрәҗәгать итүче аларны төзәтеп, теркәү процессын эшләтеп җибәрә ала.
– “Росреестр”ның Башкортстан теркәүчеләре теркәүне туктатып тора алган төп сәбәпләргә тукталып үтик әле.
– Иң еш сәбәпләрнең берсе – документлар закон таләпләренә туры килми. Мәсәлән, яклар килешүгә җитди шартларны кертергә оныткан. Болар: нинди милек, аның хакы, килешү төзү вакыты, килешүнең яклары турында мәгълүмат. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр еш кына килешү формасын да тиешенчә үтәми. Мәсәлән, милекчеләрнең берсе балигълык яшенә җитмәгән булса, яки бүленеп бирелүче милек өлешләтә милектә икән, килешүне нотариус теркәргә тиеш.
Еш кына ышанычнамәнең дөрес төзелмәве дә теркәүне туктатып торуга сәбәп була. Әйтик, ышанычнамә йортка яисә җир биләмәсенә хокукны теркәү өчен бирелгән булса, ул объектны сату өчен туры килми. Күчемсез милекне рәсмиләштерү һәм сату – закон буенча икесе ике төрле гамәл, шуңа нотариуста ышанычнамә төзегәндә сатучы аны ни өчен алуын аңлатырга тиеш.
– Документлар комплекты буенча да бик күп сораулар туадыр?
– Әйе, еш кына теркәүгә тулы булмаган документлар пакеты тапшырыла. Ул вакытта, әлбәттә, теркәү туктатылып тора, ә якларга җитешмәгән документларны китереп җиткерергә кушыла. Теркәү өчен һәр конкрет очракта нинди документлар кирәклеген “Росреестр” порталында “Тормыш ситуацияләре” сервисы аша белергә мөмкин, анда билгеле сорауларга җавап биргәннән соң рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге, теркәү сроклары һәм дәүләт пошлинасының суммасы белән “тәрәзә” барлыкка килә.
Моңардан тыш, “Росреестр” белгечләре документлар пакеты буенча консультацияне бердәм белешмә телефоны 8-800-100-34-34 аша бирә. “Росреестр” идарәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге битенең югары өлешендә онлайн-консультантка сылтанма беркетелгән. Шуның аша безнең идарә белгечләренә кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.
– Тагын нинди сәбәпләр ешрак очрый?
– Әгәр дә яклар теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләмәгән булса, документлар каралмыйча кире кайтарылачак.
Тагын да шуны өстисе килә: әгәр фатир тыю яисә арест астында икән, шулай ук теркәү үткәрелмәячәк. Гадәттә, теркәү алдыннан Бердәм күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтәгә заказ бирәләр, анда объектка салынган барлык тыюлар да күренә. Ләкин бу белешмәдәге мәгълүмат бик тиз искерә һәм тыюлар өземтә алганнан соң салынуы да ихтимал. Әгәр дә ул бар икән, “Росреестр” сатып алучыга мондый хокукны теркәмәячәк.
Шулай ук ведомствоара запрослар буенча теркәүче дәүләт органнарыннан һәм муниципалитетлардан тиешле белешмәләр ала алмый икән, сатып алучыга хокук теркәлмәячәк. Тапшырылган документларны чагыштырганда дөреслеге расланмый икән, шундый ук нәтиҗә көтә.
Шуны да истә тотарга кирәк: мөрәҗәгать итүчеләр никахта сатып алынган күчемсез милекне читләштерүгә хатыны яисә иренең ризалыгын күрсәтмәскә дә мөмкин. Әмма бу очракта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мондый ризалыкның булмавы турында билге куела, һәм ЕГРНнан алынган өземтәдә бу мәгълүмат чагылачак.
– Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында һәм документларда объект турында мәгълүмат аерылырга мөмкинме?
– Тикшерүгә тапшырган документларда объект турында мәгълүмат ЕГРНдагысы белән туры килми икән, бу да теркәүне туктатып тору өчен тагын бер сәбәп булып тора. Мәсәлән, җир биләмәсен, әгәр дә ЕГРНда аның чикләре икенче җир биләмәсенеке белән кисешүе ачыклана икән, сатып алучы исеменә хокукны теркәп булмаячак.
– Теркәүне туктатып торулары турында мәгълүматны тиз арада ничек белеп була?
– Әгәр дә теркәү туктатылып торган икән, “Росреестр” сатучыга һәм сатып алучыга белдерү кәгазе җибәрә. Аны төрле юллар белән алырга мөмкин: килешүдә катнашучылар документлар артыннан килгәндә Күпфункцияле үзәктән, электрон почта аша (әгәр дә ул гаризада күрсәтелгән булса), шулай ук теркәүче бу хакта шалтыратып хәбәр итә ала. Белдерү кәгазендә теркәү ни өчен туктатылу сәбәбе күрсәтелә. Теркәүне дәвам итү өчен җитешсезлекләрне бетерергә кирәк булачак. Нәрсәдер аңлашылмаса, белешмә кәгазендә күрсәтелгән телефон аша шалтыратып, теркәүче белән элемтәгә керергә мөмкин. Сезнең гаризагызның нинди стадиядә булуын “Росреестр” порталында “Мөрәҗәгатьнең (гаризаның) үтәлешен онлайн тикшерү” электрон сервисы аша белергә мөмкин.
– Җитешсезлекләрне бетерү өчен күпме вакыт бирелә?
– Моның өчен өч ай бирелә. Ләкин якларга “Росреестр”га яңадан мөрәҗәгать итү өчен берничә ай көтәргә туры киләчәк дигән сүз түгел бу. Теркәүне туктатуга булган сәбәп бетерелә икән, әйтик, яклар җитешмәгән документларны тапшырганнан соң, теркәү эше дәвам итәчәк.
– Әгәр дә җитешсезлекләр бетерелмәсә, теркәүдән баш тартачаклармы?
– Әйе, теркәүне туктатып тору срогы үтте, ә җитешсезлекләр шул килеш калса, әлбәттә, теркәүдән баш тартачаклар. Әгәр “Росреестр” якларга теркәүдә баш тарта икән, түләнгән дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый. Шуның өчен “Росреестр”га мөрәҗәгать итәр алдыннан документларны әзерләүгә бик җаваплы карарга, теркәү туктатылып торган очракта, үз мәнфәгатьләрегезне яклый алырлык исәпләшү ысуллары белән яхшылап танышырга кирәк.
– Соңгы вакытта мөрәҗәгать итүчеләр документларны әзерләүгә җаваплырак карыйдыр? Чөнки, әйтүегезчә, мондый мәгълүмат белән танышу мөмкинлекләре хәзер күп бит.
– Без актив рәвештә профоешмалар: риэлторлар, нотариуслар, кадастр инженерлары, власть һәм урындагы үзидарә органнары, йорт салучылар, кредит учреждениеләре белән эшлибез һәм проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Бүген байтак органнар һәм оешмалар “Росреестр”га гариза бирүче өчен документларны тапшырырга бурычлы булуын, шулай ук бизнес вәкилләренең белем сыйфаты югары булуын исәпкә алганда, документлар сыйфаты да яхшырды.
Бүген безнең төп бурыч – теркәүне туктатып торуга булган сәбәпләрне киметү – бу исә хезмәт күрсәтү вакытын кыскарта, димәк, гариза бирүчеләр дә канәгать кала.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.