Бу санны бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Евгений Полтавец яңгыратты. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең 95% мошенникларның хәйләләре турында белгән, тик барыбер тозакка капканнар һәм үзләренең акчаларын кредит аферистларына биргәннәр.
- Бернинди динамика юк, - дип ассызыклады спикер. - Без ай саен уртача 1500 җинаять теркибез, әмма мошенниклык буенча гына түгел, мәгълүмати технологияләр белән бәйле җинаятьләрнең барлык составлары буенча да. Һәр тәүлек уртача - 25 факт, күбрәк тә, азрак та булырга мөмкин. Атна эчендә уртача фактлар саны - 125-130. Ниндидер алга китеш юк. Мәсәлән, ноябрь. Айның беренче атнасы - 60 млн сум, икенчесе - 34 млн, өченчесе - 43 млн, дүртенчесе - 75 млн. Декабрь: бер атнада - 42 млн сум, икенчесендә 46 млн сум биргәннәр. Күрәсең, нәрсәдер тиешенчә эшләнми, димәк, без һәр кешегә барып җитә алмыйбыз.
Аның сүзләренчә, еш кына аферистларга ир-атлар ышана - 60 процент, хатын-кызлар бераз азрак - 40 процент. 60 процент - хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнар, 65 яшьтән өлкәнрәк - 28 процент, 0дән 18 яшькә кадәр - зыян күрүчеләрнең 0,3 проценты. Мондый җинаятьләрне ачу бик катлаулы.
"Мошенникларга укымышлы кешеләр дә ышана, алар арасында фән докторлары да, кандидатлар да бар. Беркем дә тозакка капмам дия алмый", - диде Евгений Полтавец.
Ул сак булырга чакырды. Чит номерлы телефонны алмаска, ялгыш алгансың икән, шунда ук кире куярга.