Фаил Алчинов* 2019 елга кадәр биш ел дәвамында рәсми теркәлмәгән «Башкорт»** оешмасын җитәкли. Милләтара ызгышка әйдәгән күпсанлы чаралар оештырганнары өчен республика Башлыгы башлангычы белән Башкортстанның Югары суды 2020 елда «Башкорт»ны экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшен тыйды.
Башкортстанның Югары суды экстремистик оешма дип танып, аның эшен тыйганнан соң берничә ел дәвамында Алчинов хокукый кануннарга каршы үзенең эшен дәвам итә, берничә тапкыр суд тарафыннан җаваплылыкка тарттырыла, аңа карата административ эшләр ачыла, штраф салына. Моннан тыш, чит ил агентлары, шул исәптән Р. Габбасов белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Русия армиясенең махсус хәрби операциягә бәйле эшен тәнкыйтьли. Төркия Республикасына качып китәргә тырыша.
* – Русия финанс мониторингы мәгълүматлары буенча, террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән
** – 2020 елның 20 апрелендә Башкортстанның Югары суды карары белән «Башкорт» оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эше Русиядә тыелды.