+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 гыйнвар 2024, 08:10

Башкортстанда Фаил Алчиновка* хөкем карары чыгарылды

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, суд экстремист Фаил Алчиновны* Русия Җинаять кодексының 282 маддәсенең 1 өлеше буенча (“Нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен кимсетү”) гаепле дип таныды һәм дүрт елга гомум режимлы колониягә хөкем итте.

Башкортстанда Фаил Алчиновка* хөкем карары чыгарылдыБашкортстанда Фаил Алчиновка* хөкем карары чыгарылды
Башкортстанда Фаил Алчиновка* хөкем карары чыгарылды
Элегрәк хәбәр ителүенчә, “Росфинмониторинг” Алчиновны* террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән. “Башкорт”** экстремистик оешма булып танылганнан соң, ул җинаятьчел, деструктив эшчәнлеген дәвам итә, милләтара ызгыш тудыра, Украинаның кораллы көчләренә ярдәм итә, чит илләрдә яшеренгән экстремистлар белән берлектә илнең бөтенлеген җимерүгә юнәлтелгән эш алып бара.

Башкортстанда экстремистик подполье белән планлы көрәш 2019 елдан бирле бара. Төбәк Башлыгы башлангычы белән 2020 елда Башкортстанның Югары суды милли ызгышка күпсанлы чакырулар өчен “Башкорт”ны** экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды. Моңа кадәр биш ел оешманы нәкъ менә Алчинов* җитәкли.

“Расизмга якын диярлек шовинизмга өндәгән кешеләр белән юлыбыз бер түгел. Моннан тыш, үз вәкаләтләрем кысаларында бу күренешләргә һәм кешеләргә карата мин рәхимсез булачакмын", - диде элегрәк Радий Хәбиров.

* - “Росфинмониторинг”ның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде.

** - 22.05.2020 Башкортстан Югары суды карары белән "Башкорт" оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас