Бу статья буенча 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Аны куллану нәтиҗәләре турында «Башинформ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаил Диваев сөйләде.
- Бу - Җинаять кодексының бик җитди маддәсе. Киңкүләм тәртипсезлекләр илнең милли иминлегенә куркыныч тудыра, шуңа күрә бу статья буенча җәза да шактый җитди. Уйланырга һәм үз тормышыңны бозмаска киңәш итәм, бигрәк тә барлык бәхәсле мәсьәләләрне законлы юл белән хәл итәргә мөмкин, - дип ассызыклады Рафаил Диваев.
Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе буенча киңкүләм тәртипсезлекләр өчен җинаятьне оештыручылар, киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашучылар да җавапка тарттырыла. Шулай ук чакырулар, вербовка, киңкүләм тәртипсезлекләргә җәлеп итү өчен җаваплылык каралган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы