+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 гыйнвар 2024, 11:13

"Дошманнарыбыз Алчиновка* карата хөкем карарын ызгыш тудыру өчен файдаланырга тырыша"

Бу хакта Башкортстанда Халык фронты рәисе Шамил Вәлиев "Башинформ" агентлыгына белдерде.

© bashinform© bashinform
Фото:© bashinform

Шамил Вәлиев Фаил Алчиновка* чыгарылган хөкем карарын дошман структуралар илдә нәфрәт уяту өчен сәбәп буларак файдаланырга омтыла, дип саный.

- Безнең өчен илебездән - Русия Федерациясеннән башка Ватаныбыз юк. Көнбатыш белән турыдан-туры каршылык шартларында протест акцияләренә охшаш теләсә нинди эмоциональ гамәлләр геосәяси дошманнар өчен пиар-инструментлар буларак фетнә имитацияләү өчен мөмкинлек булып тора. Русияне таркату хыялы белән "дус" илләр беренче гасыр гына мавыкмый, әмма бездә милләтчелек һәм шовинизмнан иммунитет бар, ул - бердәмлек, ныклык һәм дуслык. Гади кешеләрне "салкынга чыгарга" әйдәгән кешеләр республиканы да, илне дә, ватандашларны да алдады, - дип шәрехләде Шамил Вәлиев.

Исегезгә төшерәбез, Фаил Алчинов* 2019 елга кадәр биш ел дәвамында рәсми теркәлмәгән «Башкорт»** оешмасын җитәкли. Милләтара ызгышка әйдәгән күпсанлы чаралар оештырганнары өчен республика Башлыгы башлангычы белән Башкортстанның Югары суды 2020 елда «Башкорт»ны экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшен тыйды.

Башкортстанның Югары суды экстремистик оешма дип танып, аның эшен тыйганнан соң да берничә ел дәвамында Алчинов үзенең хокукый кануннарга каршы килгән эшчәнлеген дәвам итә, берничә тапкыр суд тарафыннан җаваплылыкка тарттырыла, аңа карата административ эшләр ачыла, штраф салына. Моннан тыш, чит ил агентлары, шул исәптән Р. Габбасов, белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Русия Армиясенең махсус хәрби операциягә бәйле эшен тәнкыйтьли. Төркия Республикасына качып китәргә тырыша.

* – Русия финанс мониторингы мәгълүматлары буенча, террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән

** – 2020 елның 20 апрелендә Башкортстанның Югары суды карары белән «Башкорт» оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эше Русиядә тыелды.

Читайте нас