+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 гыйнвар 2024, 14:15

Провокаторларның хәйләләренә бирешмик!

Чит агентлар тарафыннан оештырылган деструктив көчләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Баймак мисалында Уфада законсыз акцияләр үткәрергә чакырулар таратуны дәвам итә. Шул ук вакытта мондый чараларда катнашу төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерәчәк. Хәзер алга таба күңелсезлекләрне булдырмас өчен провокаторларның хәйләләренә бирешмәү мөһим.

Провокаторларның хәйләләренә бирешмик!Провокаторларның хәйләләренә бирешмик!
Провокаторларның хәйләләренә бирешмик!

Шушы көннәрдә Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр оештырылды. Санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар хокук саклаучыларга карата көч кулланырга тырышып карады. Аларның гамәлләре нәтиҗәсендә кешеләр, шул исәптән 20 хокук саклау органнары хезмәткәре зыян күрде.

Монда шуны аңлау мөһим: Русия Җинаять кодексының 212 мәддәсе буенча җинаятьне оештыручылар гына түгел, ә тәртипсезлекләрдә катнашучылар да җавапка тарттырыла. Шулай ук чакырулар, вербовка, киңкүләм тәртипсезлекләргә җәлеп итү өчен җаваплылык каралган.

- Бу - Җинаять кодексының бик җитди мәддәсе. Киңкүләм тәртипсезлекләр илнең милли иминлегенә куркыныч тудыра, шуңа күрә бу статья буенча җәза да шактый җитди. Уйланырга һәм үз тормышыңны бозмаска киңәш итәм, барлык бәхәсле мәсьәләләрне законлы юл белән хәл итәргә мөмкин, - диде Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаил Диваев.

Берничә кеше җаваплылыкка тарттырылган да инде, аларның даирәсе киңәя. Әмма административ җаваплылык һәм штрафлар - бу әле башы гына, чөнки югарыда әйтелгәнчә, параллель рәвештә авыр җинаять мәддәсе буенча эш тикшерелә. Беренче санкцияләнмәгән акциядә катнашучыларның 6сы кулга алынган инде.

Нәтиҗә көн кебек ачык: башка кешеләр мәнфәгатьләрендә уйламыйча эш итү, үз тормышыңны һәм карьераңны ялган теләктәшлек хисе белән җимерү кирәкми.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас