Уфада бер кеше күршесен үтерүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче башта күршесе һәм аның ике дусты белән бергә йорт подъездында спиртлы эчемлекләр кулланган.
Ир-егетләр арасында гаепләнүче сатып алган һәм аны үз өенә алып китәргә теләгән аракы шешәсе аркасында низаг килеп чыккан.
Нәтиҗәдә, гаепләнүче күршесенең аркасына һәм муенына 12 тапкыр пычак кадаган, ә аннары аның фатирына кергән һәм йоклап киткән. Арытаба ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Ир гаебен таныган.
Фото: zianzori.ru