+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 гыйнвар 2024, 17:58

Сөяркәсен үтергәнче тукмаган...

Аллаһ сакласын!

Сөяркәсен үтергәнче тукмаган...Сөяркәсен үтергәнче тукмаган...
Сөяркәсен үтергәнче тукмаган...

Нефтекама шәһәр судында тикшерүченең 40 яшьлек кешегә карата кулга алу срогын озайту турындагы үтенече каралды. Ирне сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаеплиләр.

Тикшерү җинаять эше фигуранты белән бергә яшәгән хатын арасында низаг килеп чыкканлыгын ачыкларга ярдәм иткән. Низаг вакытында ир аңа күп тапкыр суккан һәм типкәләгән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Суд гаепләнүченең иреген чикләү срогын тагын бер айга озайту турында карар кабул иткән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: "Башинформ" агенлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас