Уфада Кыргызстанда туган егет балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. «Башинформ» агытлыгы чыганагына билгеле булганча, вакыйгалар быел февральнең беренче көннәрендә булган. Кулга алынган ир ышандырганча, барысы да ике якның да ризалыгы белән булган. Шул ук вакытта 14 яшьлек кызның туганнары, аның өлкән ир-ат белән бәйләнеше турында белгәч, хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Аңа Русия Җинаять кодексының «Уналты яшькә кадәр кеше белән җенси мөнәсәбәтләр һәм башка җенси характердагы гамәлләр» мәддәсе буенча гаепләнә. Статья санкциясе 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәзаны, дүрт елга кадәр иреген чикләүне, яки дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләрне, билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә өч елга кадәр яки аннан да күбрәк вакытка билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итүне, яки дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.
Фото: "Башинформ" агентлыгы