+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 февраль , 21:31

Ир-егетне коллыкта тотканнар...

Аны бик каты җәзалаганнар...

Ир-егетне коллыкта тотканнар...
Ир-егетне коллыкта тотканнар...
Башкортстанда 27 яшьлек кеше урлау һәм каты кыйнау корбаны булган. 3 февральдә яшь кешене билгесез кешеләр урлаган, богаулап һәм телефонын алып, подвалда әсирлеккә тотканнар. Анда аны каты җәзалаганнар.

"Baza" порталы хәбәр иткәнчә, һөҗүм вакытында ир-егетләрнең йөзләре битлекләр белән капланган булган, зыян күрүчегә алар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырган. Җинаятьчеләрнең ялган номерлар белән ак төстәге «Лада Веста» да йөргәннәре билгеле.

27 яшьлек егетне подвалда чүкеч белән кыйнаганнар, хаттә колагын өзгәннәр. Каты җәзалаулардан соң аны күрше Октябрьский шәһәрендә урамда ташлаганнар.

Өч шикләнелүченең эзенә төшү берничә көннән соң мөмкин булган. Алар Октябрьский шәһәре кешеләре булып чыга. "Baza" мәгълүматлары буенча, аларның берсе кача алган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: