+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 февраль , 19:30

Яңа туган баласын чүплеккә ташлаган...

30 градус суыкта!!!

Яңа туган баласын чүплеккә ташлаган...
Яңа туган баласын чүплеккә ташлаган...
Бу җан тетрәндергеч хәл кичә Новосибирскида булган. Баланың елаганын чүп ташларга дип чыккан бер ир контейнерлар тирәсеннән ишетеп калган.

Игътибар белән караса, биредә пакетка төрелгән яңа туган сабый яткан. 30 градус суыкта аның исән калуы табибларны да гаҗәпләндерә. Ир баланы курткасына төреп, ашыгыч ярдәм чакырткан.

Әлеге вакытта бала реанимациядә. Аның әнисе тоткарланган. Кызның көндез пакетка салынган баланы чүп контейнерында калдырып кереп киткәне ачыкланган.

Хокук сакчыларны белдерүенчә, ул 20 яшьлек кыз булып чыккан.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: