Башкортстанның Чишмә районы суды халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешегә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ир-егет авариядә гаепле дип табылган һәм 7 елга колония-поселениегә хөкем ителгән. Шулай ук, ул 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Зыян күрүче якка әхлакый зыян өчен җинаятьче 5 млн сум түләргә тиеш булачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы