"Уфанет" камералары шәһәрнең бер торак йортында гаиләдәге каты низагны теркәгән. Билгесез кеше хатынны подъезд буйлап сөйрәп алып барган, ул шул вакытта башы белән таш баскычка бәрелгән. Арытаба ир-егет аны каты тукмаган. Билгеле булганча, ул аның улы булып чыккан.
"UTV" журналистлары ачыклаганча, ир-егет әти-әнисе янына кунакка килгән, арытаба алар арасында бәхәс килеп чыккан, ул әтисенә һөҗүм иткән, ә әнисен фатирдан этеп чыгарган һәм урамга өстерәргә тырышкан.
Низаг барышында хатын-кызны якларга тырышкан күршесе дә зыян күргән.
Арытаба ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Фото: "UTV" басмасы сайтыннан.