Рейдлар барышында Уфа шәһәрендә күңел ачу урыннары, кафе һәм рестораннар тикшерелде. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Башкортстан территориясендә Русия Федерациясенең гамәлдәге миграция законнары таләпләрен бозып яшәгән 18 чит ил гражданы ачыкланган. Аларга карата чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган кеше тарафыннан Русия Федерациясенә керү/яшәү режимын бозу турында административ протоколлар төзелгән. Материаллар судка җибәрелгән, анда хокук бозучыларны илебездән чыгару турында Карар кабул ителәчәк.
Моннан тыш, Русия Федерациясе гражданлыгын алган һәм хәрби исәпкә алынмаган 12 граждан ачыкланган. Алга таба карар кабул итү һәм исәпкә бастыру өчен, әлеге гражданнар Уфа шәһәренең Совет һәм Октябрь районнары буенча хәрби комиссариатка китерелгән.