29 февральдә Куергазы районында бер ирнең үле гәүдәсе табылган. Үлгән кешенең йөрәге кисеп алынган булган. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, мәрхүм ир 1958 елгы пенсионер булган. Аның үлеме 26 февральдә теркәлгән. Тикшерү версиясе буенча, әлеге ир 47 яшьлек танышы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнар. Бервакыт алар арасында ызгыш-талаш чыккан һәм шешәдәш ир пенсионерның башына балта белән суккан. Шуннан соң ул үле пенсионерның йөрәген кисеп алган.
Пенсионерның үлемендә гаепләнүче элек тә хөкем ителгән булган. Хәзер ул сак астында.
Фото: КП-Уфа