+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 март , 16:21

Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!

Инвестицияләр белән акча эшләячәкләр, имеш: мошенниклар республика кешесен аларга 2 миллион сум бирергә күндергән, зур табыш вәгъдә иткән...

Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!
Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре бүлегенә 45 яшьлек хатын-кыз алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Интернетта хатын-кыз эре инвестиция компаниясе эше турында реклама күргән. Югары табыш вәгъдә ителгән, моның өчен акчаны "белгечләргә" күчерергә генә кирәк булган...

Гариза бирүче ялган вәгъдәләргә ышанган, аферистларга 200 мең сум акчасын күчергән. Соңрак шул акчаны кайтарырга ниятләгән, әмма мошенниклар зыян күрүче "инвестицияләр кертүдән" туктамасын өчен аңа акча "эшләнү" иллюзиясен булдырган һәм поручитель табарга кушкан.

Хатын кыз башта бер туганын поручитель итеп чакырган (аннан 500 мең сум күчерттергән), соңрак икенче кешенең "табышлы" схемага кушылуын сораган (аннан 1,5 миллион сум акча җибәрелгән)...

Хөрмәтле гражданнар! Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, алар - мөгаен, мошенниклар. Сөйләшүне шундук туктатыгыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: