+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 март , 19:10

Начар билгеләре өчен баласын тукмаган...

Аллаһ сакласын!

Башкортстанда Дуван районында яшәүче ирне хөкем иттеләр. Аны 13 яшьлек кызын җәфалауда гаеплиләр.

Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, физик көч куллануга сәбәп булып, әтисе фикеренчә, кызның дәрестә начар билгеләр алуы тора. Әгәр дә мәктәп укучысы өй эшләрен сыйфатсыз башкарса яки спорт һәм күнегүләр белән шөгыльләнергә теләмәсә, әтисе баласын кыйнаган.

Төрле әйберләр белән кыйналганнан соң, баланың тәнендә җәрәхәтләр калган. Гомумән, ир үз гаебен танымый. Суд аңа шартлы рәвештә өч ел ярым ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Фото: ufa.kp.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: