+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 март , 15:20

Миллионнан артык эш каралган

6 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров район, районара һәм шәһәр судлары рәисләре киңәшмәсендә катнашты.

Миллионнан артык эш каралган
Миллионнан артык эш каралган

Көн тәртибендә - республика суд тармагының үткән елдагы эш йомгаклары һәм якын чорга бурычлары.

Радий Хәбиров суд системасы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика хакимият органнары төбәк халкының законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

- Судья эше - йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәр, дәүләткә, җәмгыятькә һәм Русия гражданнарына җаваплы хезмәт итү. Ул законнарны, хокукны куллану практикасын тирәнтен белүне генә түгел, ә югары әхлакый сыйфатларны да таләп итә, – диде Радий Хәбиров. - Ел саен республика судьялары күпсанлы эшләрне карый. Узган ел гына да - 1 млн 336 мең. Хезмәт йөкләмәсе буенча (айга бер судьяга 90 эш) безнең район судлары илдә өченче урында һәм Идел буе федераль округында икенче урында. Шул ук вакытта кешенең язмышы, аның законлылыкка һәм гаделлеккә ышанычы һәр эшне карау сыйфатына бәйле.

Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген дә билгеләп үтте.

– Бүген безнең өчен иң мөһим өстенлек - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм аларны яклау. Закон буенча, әгәр ул сугыш хәрәкәтләрендә катнашса, эш буенча производствоны туктатып тору мөмкинлеге карала, – диде Радий Хәбиров. - Кулларына корал тотып Ватанны саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында тыныч һөнәр ияләре – укытучылар, инженерлар, аграрийлар, җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре, журналистлар. Хәрби форма кияргә карарны сезнең коллегагыз, Башкортстан Югары суды хезмәткәре дә кабул итте.

Төбәк Башлыгы шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне үстерүгә, санлы технологияләрне кертүгә һәм Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында билгеләгән максатларга ирешүгә игътибар бирде.

Чыгыш ахырында Радий Хәбиров суд системасы хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: