+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 март , 12:30

Йомырка сатарга уйлаган...

Нәтиҗәдә, 28 мең сум акчасын югалткан.

Йомырка сатарга уйлаган...
Йомырка сатарга уйлаган...
Баймакта яшәүче хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар тозагына ничек итеп эләгүе турында сөйләгән.

Хатын социаль челтәрдә үз тавыклары салган йомырка сату турында белдерү урнаштырган. Бу мәгълүматка сатып алучы җавап биргән, ул хатынның башын төрлечә бутый һәм алдан түләү сылтавы белән смс-хәбәрдән кодны әйтергә күндерә. Хатынның картасыннан 28 мең сум акчасы шунда ук юкка чыга.

Республикада яшәүче ике кеше, имеш, алар исеменә кредит алырга маташучылардан “сакланып калу” өмете белән акчаларын югалткан. Мәсәлән, Уфада яшәүче ханым банкка 900 меңнән артык бурычлы булып калган һәм үзенең 800 мең сум акчасын да югалткан. Ә Зубовода яшәүчене аферистлар телефон экранын күрсәтергә күндерәләр, аннары аның банк кушымтасына күчәләр, 2 миллион сумлык кредит рәсмиләштерәләр һәм бу акчаны үз счетларына күчерәләр...

Уяу булыгыз, дуслар! Хәзер картларны гына түгел, яшьләрне дә төп башына утырталар!

 
 
Фото: bashinform

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: