Бүген Башкортстан Югары судында 23 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча пренияләр узды.
Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр февральдә яшь кеше, Уфадан Кыргыз-Миякә авылына килеп, көнләүдән парк янында автомобильдә булган 20 яшьлек егеткә һәм 16 яшьлек кызга күпсанлы пычак яралары ясый. Алган җәрәхәтләрдән егет - шул урында, кыз хастаханәдә вафат булалар.
Гаепләнүче, җинаять урыныннан качып, үзенең «ВАЗ-2114» автомобилендә Чишмә - Кыргыз-Миякә автомобиль юлында «Лада Гранта» белән бәрелешә, аның шоферы шунда ук һәлак була, ә пассажиры дәваханәгә эләгә.
"Дәүләт гаепләвен республика прокуроры Игорь Пантюшин хуплады, ул судка хөкем ителүчегә 22 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә тәкъдим итте", — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: башинформ