+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 март , 19:00

Мошенниклар корбаны булмагыз!

Республикада яшәүчеләргә тәүлек эчендә мошенникларның гамәлләреннән 2 миллион сумга якын зыян килгән.  

Мошенниклар корбаны булмагыз!
Мошенниклар корбаны булмагыз!

Аферистлар «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды!» схемасы буенча эш итүләрен дәвам итә, шулай ук гражданнарны, җиңел табыш вәгъдә итеп, кредитлар алырга күндерәләр, дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте вәкиле Диана Гобәйдуллина.

Ул билгеләвенчә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча 6нчы полиция бүлегенә стоматология клиникасының 40 яшьлек табибы мөрәҗәгать иткән. Ул телефон алдакчыларының хәйләсенә эләккәнен сөйләгән.

Интернетта бу ир бер кыз белән танышкан. Кыска аралашудан соң ул өстәмә акча эшләү ысулын тәкъдим иткән, үзенең бу өлкәдә 3 ел эшләвен әйткән. Эшнең асылы - биржада валюта сату. Кыз ирне бернинди тырышлык куймыйча гына зур акча эшли алачагына ышандыра.

Явыз ниятле хатын-кыз элемтәләрне “белгечләргә” тапшыра, алары исә тиздән иргә шалтырата һәм махсус сайтта шәхси кабинет булдырырга ярдәм итә, аннары эш башлау өчен 50 мең сум акча күчерүне сорый.

Аннары гариза бирүче 700 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны «файдалы проектка» салган. Шул ук көнне ул акча алу өчен гариза бирә. Акча алу өчен салым түләргә кирәк булып чыга. Ир шунда гына алдануын сизә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Эчке эшләр министрлыгының Күгәрчен районы буенча бүлегенә 84 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Пенсионерга билгесез кеше шалтырата, ул аның кызының юл-транспорт һәлакәтенә таруын әйтә. Хәлне җайга салу өчен акча бирүне таләп итә. Карчык куркып кала, шуңа күрә бу ялганга ышана. Мәкъсүт авылында яшәүче бу әбекәй 290 мең сумга якын шәхси акчасын бирергә ризалаша. Тиздән аның өенә курьер килә һәм акча салынган пакетны ала. Шуннан соң гына гариза бирүче кызы белән барысы да яхшы икәнен белә.

Күмертау шәһәрендә яшәүче 79 яшьлек хатын да шундый ук мошенниклык схемасына эләгә. «Таныш хатыныгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды» дигән сылтау белән явыз ниятле кешеләр пенсионерны аларга 100 мең сум бирергә күндерә. Соңрак хатын алдашу корбаны булуын аңлый, ләкин акчаны кире кайтару инде мөмкин булмый.

Барлык фактлар буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 мәддәсенә ярашлы җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: сезгә таныш булмаган кешеләр белән телефон аша, яки мессенджерларда аралашканда максималь саклык күрсәтергә кирәк. Тиз табыш вәгъдәләренә ышанмагыз. Чит кешеләргә акча күчермәгез һәм бирмәгез. «Сезнең туганыгыз бәладә» схемасы буенча алдау — бу стандарт алдакчылар хәйләсе. Мондый шалтыратулар килгәч, туганнарыңа шунда ук шалтыратып, алар белән барысы да яхшы икәнен тикшерергә кирәк, дип билгели белгечләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: