Стәрлетамак шәһәре һәм Иглин районыннан хатын-кызлар икесе дә "отышлы" инвестицион проектка 5әр миллион сум акча салган. Бу проект хакында аларга социаль челтәрләрдә мошенниклар язган. Соңрак хатын-кызлар акчаларын кайтарырга ниятләнгән, әмма мошенниклар зыян күрүчеләргә җавап бирмәгән.
Уфа буенча 3нче полиция бүлегенә 62 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ир-егет кәрәзле элемтә хезмәтләре килешүен озайту сылтавы белән мошенникларга 890 мең сум шәхси тупланма биргән.
Хөрмәтле дусларыбыз! Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм зур табыш гарантиялиләр икән, шундук шикләнергә кирәк: алар - мөгаен, мошенниклар. Сөйләшүне шундук туктатыгыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез.
Фото: bashinform.ru