+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 март , 08:05

Бер тәүлектә - алты миллион сум!

Узган тәүлектә республика халкы мошенникларның гамәлләреннән 6 миллион сумга якын акчасын югалткан.

Бер тәүлектә - алты миллион сум!
Бер тәүлектә - алты миллион сум!

Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклыкка бәйле 22 хәбәр килгән.

Бер уфалы полициягә мөрәҗәгать итеп, 1,5 млн сумнан артык шәхси тупланмаларын югалтуын хәбәр итә. Ачыкланганча, ир-атка үзләрен кәрәзле компания, банк, хокук саклау органнары, Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре булып атаган аферистлар шалтыраткан һәм аның акчасына куркыныч янаганына ышандырган. Мошенниклар ир-атның кертемнәренә ул билгесезләргә телефон аша атаган смс кодын раслау юлы белән керә.

Тагын бер ханым «өстәмә акча эшләү» өмете белән 1 млн сумнан артык акчасын югалта. Үз капиталын «җиңел» юл белән арттыру теләге аферистлар күрсәтмәсе буенча хатын-кызның үз телефонына махсус кушымта урнаштыруына һәм кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр кертү сылтавы белән 800 мең сумнан артык кредит акчасы, 240 мең сумнан артык шәхси тупланмалары һәм 240 мең сум бурычка алган акчасы югалуына китергән.

Республикада яшәүче ике кеше мошенникларга 750 мең сум акча күчергән. Ике очракта да мошенниклар үзләрен кәрәзле компанияләр, аннары дәүләт хезмәтләре порталы, банклар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. 

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, бу, мөгаен, мошенниклар булыр. Трубканы ташлагыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез. Хәбәрдарлык һәм уяулык - мошенниклыктан иң яхшы саклану чарасы.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: