+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 март , 10:30

Уфада дүрт әбине үтергән иде

"Идел буе маньягы" дип танылган 41 яшьлек казанлы Радик Таһировка хөкем карары игълан ителде.

Уфада дүрт әбине үтергән иде
Уфада дүрт әбине үтергән иде

Татарстан Югары суды аны гомерлек төрмәгә хөкем итте.

Аның намусында - барлыгы 31 үтерү, өч үтерүгә омтылу һәм 33 талау нияте белән һөҗүм итү.


2011-12 елларда бу бәндә Русиянең 15 шәһәрендә шундый җинаятьләр кылган.

Татарстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Радик Таһиров ялгыз яшәгән өлкән яшьтәге хатын-кызларны эзли һәм ЖЭУ хезмәткәре булып фатирларга үтеп керә. Анда ул яклаусыз әбиләргә һөҗүм итә һәм аларны кыйный, буа. Алар үлгәннән соң ул торакларны тентеп, бар булган акчаны ала: кайдадыр рәхимсез җинаятьче 500 сум, ә кайдадыр 200 меңнән артык акча алып китә.

Уфада маньяк-геронтофилның беренче корбаны Октябрь проспектында яшәүче 84 яшьлек пенсионер була. Олы яшьтәге хуҗабикәне халат билбавы белән үтергәннән соң, җаһил фатирдан 60 мең сум акча алып чыга, ә аннан соң торакка ут төртә.

Аннары ул Башкортстан башкаласыннан китеп тора, шул даими күченүләре аркасында маньякны озак таба алмыйлар. Бер айдан соң Уфага әйләнеп кайта, аның чираттагы корбаны 87 яшьлек өлкән яшьтәге хатын-кыз була, ул да Октябрь проспектында яши. Ул аннан 30 мең сум акча ала.

Икенче көнне Черниковкада маньяк үз корбаннарының иң кечесе – Шкапов тыкрыгындагы йортта яшәүче 67 яшьлек хатынны үтерә. Бәхетсез хатынның җиде мең сум акчасы булган. Берничә көннән соң Таһиров Уфада дүртенче җинаятен башкара. Беренче Май урамында 83 яшьлек әбинең фатирына үтеп керә, аны үтерә һәм 230 мең сум акчасын алып китә.

Озак вакыт җинаятьләр ачылмаган булып кала. Тикшерү җинаятьченең генотибы турында мәгълүмат алган. Һөҗүмнәр һәм үтерүләрдә катнашы булуына 10 меңнән артык кеше тикшерелгән, экспертлар биш меңнән артык тикшеренү үткәргән.

2020 елның декабрендә «Идел буе маньягын» исәпләп чыгаралар һәм тоткарлыйлар. Бу вакытка инде ул өйләнгән, баласы туган була.

Сорау алу вакытында Таһиров барысын да таный һәм әбиләрне ничек үтерүе турында җентекләп сөйли.

фото: "следком России"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: