Башкортстанда табиблар 44 яшьлек ир-егетнең башыннан отвертка тартып чыгарган. Күмертауда яшәүче ир бу яраны көнкүреш конфликты вакытында алган.
Пациент кабул итү бүлмәсенә бик авыр хәлдә китерелгән. Компьютер томографиясе вакытында отвертканың баш миендәге мозжечокка тиеп, кан белән тәэмин итүче эре тамырлардан миллиметр аралыгында гына читтә үтүе күренгән.
Табиблар ашыгыч тәртиптә пациентка операция ясаган, баш сөягенең резекцион трепанациясен үткәреп, отвертканы алып ташлаганнар. Операция бер сәгатькә якын дәвам иткән.
Хәзерге вакытта пациент канәгатьләнерлек хәлдә, травматология бүлегендә дәвалануын дәвам итә.
Фото: [leech=https://vk.com/incident02]https://vk.com/incident02[/leech]