Уфада полициягә урлау турында гариза белән урындагы хатын мөрәҗәгать иткән. Ул үз фатирыннан алтын әйберләре югалуын хәбәр иткән. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем җибәрелгән.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул зыян күрүченең 44 яшьлек кызы булып чыккан. Ул кылган эшен таныган һәм әнисе булмаганда алтын бизәнү әйберләрен алып, кайберләрен ломбардка тапшырганын сөйләгән. Алынган акчаны үз ихтыяҗларына, шул исәптән спиртлы эчемлекләргә дә сарыф иткән.
Бу очрак буенча «урлау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре ювелир бизәнү әйберләренең бер өлешен тартып алган, дип хәбәр итәләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru