+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 Май , 10:45

Ришвәтчеләргә безнең сафта урын юк!

Башкортстанда хокук сакчылары транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны ришвәт алуда шикләнеп кулга алды.

Ришвәтчеләргә безнең сафта урын юк!
Ришвәтчеләргә безнең сафта урын юк!
 7 майда үз указы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Александр Клебановны вазыйфасыннан азат итте.

Министрны хокук саклау органнары тоткарлаган, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Хәзерге вакытта хокук сакчылары оператив чаралар үткәрә.

Радий Хәбиров Александр Клебановны эштән азат итү турында карарны җинаять турында мәгълүмат расланганнан соң кабул иткән. Төбәк җитәкчесе берничә тапкыр "минем командада казна талаучыларга һәм ришвәтчеләргә урын юк", дип белдерде. Алга таба Башкортстан Башлыгы хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә власть органнарын хокуксыз гамәлләр кылган намуссыз кешеләрдән чистарту эшен дәвам итәчәк.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: