Тикшерү мәгълүматлары буенча, чиновник, «Башкиравтодор» җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы буларак, 2023 елның маенда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча төбәк юлларының берсен реконструкцияләгән коммерция оешмасының генеральный директорыннан гомум яклау һәм элек башкарылган эшләр өчен түләүләр алуда ярдәм итү өчен 5 млн сум күләмендә ришвәт таләп иткән. Баш тарткан очракта, түләүне алуда ясалма киртәләр булдыру белән янаган. Тискәре нәтиҗәләрдән куркып, компания җитәкчелеге шикләнелүчегә кирәкле сумманы тапшырган.
Русия Җинаять кодексының 290 мәддәсенең 6нчы өлешенә ярашлы, «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» буенча җинаять эше кузгатылган. Элекке түрәгә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
"Җинаять факты Тикшерү комитеты тикшерүчеләре һәм Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләренең уртак эше барышында ачыкланган. Хәзерге вакытта шикләнелгән кеше тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, аның хезмәт һәм яшәү урыны буенча тентүләр үткәрелгән, аның иреген вакытлыча чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә", - дип билгеләп үтәләр Тикшерү комитетында.
Фото: башинформ