+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 Май , 12:15

"Гаебен дә танымады, гафу да үтенмәде..."

"Бөтенебез дә мораль яктан арыдык". - дип язган Әнвәр Нургалиев озакка сузылган суд хакында.

"Гаебен дә танымады, гафу да үтенмәде..."
"Гаебен дә танымады, гафу да үтенмәде..."
Чишмә районы суды танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыгарган иде. Юл һәлакәтендә гаепле дип Вадим Латыйпов танылды. Ул хөкем белән килешмичә карар буенча шикаять белдерде. Башкортстанның Югары суды Чишмә район суды чыгарган карарны үзгәртмичә, гаепләнүчене 7 елга колониягә җибәрү карарын кабул итте. Бу хакта язган идек.

"Юл һәлакәтендә гаепләнүче колониягә китәчәк. Ул үз гаебен танымады, гафу да үтенмәде. Бөтенебез мораль яктан арыдык. Бу хәл шушы карар белән тәмамланыр дип ышанып калабыз", - дип белдерде Әнвәр Нургалиев социаль челтәрендә.

 33 яшьлек Диана Сәфәрова Чишмә авылында Революция урамындагы баганага бәрелеп һәлак булды. Ул руль артында булган. Җирле халык әйтүенчә, аның юлын «кистереп чыкканнар». Гаепле кеше вакыйга урынын ташлап киткән. Аны 7 елга хөкем иттеләр. Күпләр бу карарны артык җиңел дип уйлый...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: