-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 Май , 11:30

Мәктәп директоры исерек килеш кеше таптаткан иде...

Шушы көннәрдә суд хөкем карары чыгарды.

Мәктәп директоры исерек килеш кеше таптаткан иде...
Мәктәп директоры исерек килеш кеше таптаткан иде...
Зилаер районара суды мәгариф учреждениесенең экс-директорына карата “автомобиль белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, саксызлык аркасында исерек хәлдә кеше үлеменә китерүе” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган.

Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның маенда хатын Сабыр авылы янындагы юл кырыенда парковкаланган автомобиль янында танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Машинаны кабызгач, ул транспорт чарасы каршында торучы икенче бер хатынның өстенә барып менә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган җитди җәрәхәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүче вакыйга урынында вафат була.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа ике ел да алты айга иркеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән, аны ул колония-поселениедә үтәчәк. Шулай ук, ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: