-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 Май , 10:20

Аның ерткычлыгын бөтен дөнья күзәтте...

Казахстанның элекке министры Куандык Бишимбаевка хөкем карары чыгарылды.

Аның ерткычлыгын бөтен дөнья күзәтте...
Аның ерткычлыгын бөтен дөнья күзәтте...

Суд аны хатыны Салтанат Нукенованы үтерүдә гаепле дип тапты.

Бишимбаев эше буенча суд утырышларын бөтен дөнья күзәтте. Бу эш Казахстанда гына түгел, башка илләрдә дә җәмәгать резонансы тудырды. Кешеләр судны онлайн карады һәм элекке министрны җәзага тартуны таләп итте.

Бишимбаев гаилә ресторанында хатынын сигез сәгать җәфалый: аны каты кыйный һәм ярдәм күрсәтми, ә учреждение хезмәткәрләре һәм ир-атның туганы бу хәлгә битараф кала. Моннан тыш, Бишимбаевның җинаять кылганнан соң үзен акларга тырышуы җәмәгатьчелекне шаккатырды, ә присяжныйлар судта видеодан хатынның интегүләрен күреп елады.

Бишимбаев судта Салтанат үзе конфликтны китереп чыгарды һәм очраклы рәвештә имгәнде, дип белдерде. Шул ук вакытта ул үзе үтерү көнендә Нукенованы мыскыл итүләрен телефонга яздырган.

Бишимбаев җинаять өчен акланырга тырышканда берничә резонанслы белдерү ясады. Мәсәлән, үтерүче версиясе буенча, Салтанат үзе башы белән унитазга һәм кафельгә егыла, аннары тезләре белән идәнгә, стеналарга бәрелә. Шуннан соң Салтанат, имеш, диванда йоклап киткән.

Тикшерү 2023 елның 9 ноябренә каршы төндә Бишимбаевның ресторанда Салтанатны кыйнавын ачыклады, бу хатынның үлеменә китергән. Присяжный утырышчылар җаһил ирне хатынын җәзалауда һәм үтерүдә гаепле дип тапты һәм 24 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Бишимбаевның туганы Бәхетҗан Байҗановны җинаятьне яшергән өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Игътибар артуның тагын бер сәбәбе - элекке министрның моңа кадәр хөкем ителүе: аны коррупция махинацияләре өчен гаепле дип табалар һәм ун елга төрмәгә җибәрәләр. Әмма бер елдан соң ул УДО буенча иреккә чыгарыла, ә Казахстан җитәкчелеге Бишимбаевны ярлыкауны имзалый. Бу юлы ул җаваплылыктан кача алмас дип ышаныйк.

фото: nn.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: