+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 Май , 17:14

Пенсионерны үтергәнче тукмаган...

Нәрсә өчен?

Пенсионерны үтергәнче тукмаган...
Пенсионерны үтергәнче тукмаган...
Баймакта урындагы кеше танышын үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Бу елның 16 маенда 34 яшьлек гаепләнүче 72 яшьлек танышы белән спиртлы эчемлек эчкән. Ир-егетләр арасында яшь кунакның кайда йоклавы турында бәхәс килеп чыккан.

Бәхәс сугышка әверелгән, аның барышында явыз ниятле кеше пенсионерны аяклары белән типкәләгән, шулай ук башына һәм тәненең башка өлешләренә чүкеч белән суккан.

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлгән. Үзенә шик төшүне бетерергә тырышып, гаепләнүче полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм мәетнең табылуы турында белдерә. Баштагы тикшерү-оператив чаралар барышында аның катнашы ачыкланган һәм ул гаебен таныган.

Хәзерге вакытта аның белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: