Караидел район судында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шоферы Ирек Гыйндуллинга хөкем карары игълан ителде.
Ул 2023 ел ахырында карлы трассада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепле. Ир күз ачкысыз буранда каршы як полосага чыга һәм "Lada Largus" белән бәрелешә, соңгысында ике кеше һәлак була.
Суд шоферны ике елга колония-поселениегә хөкем итте. Элегрәк ир-ат зыян күргән гаиләгә 700 мең сум түләгән иде.
Карар көченә кермәгән әле. Гаепленең адвокаты белдерүенчә, апелляциягә бирәчәкләр.
фото: "МЧС по РБ"