+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 Май , 09:22

Раил Садриев тоткарланган

Татарстанның Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе вазыйфа вәкаләтләрен үз файдасына куллануда шикләнелә.

Раил Садриев тоткарланган
Раил Садриев тоткарланган

Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. "Татар-информ" мәгълүматлары буенча, Русия Тикшерү комитеты аны вазыйфа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.

Кичә суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урынныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамаячак. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә.

Тоткарлауның сәбәбе “Дәрвиш” моноспектакленә билетларны гастрольләр вакытында шәхси эшкуар булып теркәлгән Садриевның хатыны оешмасы аша сатуга бәйле булуы билгеле. Барлыгы 450 мең сум күләмендә акча җыелган.

Гадел хөкем булсын.

 

Тулырак:https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rail-sadrievny-xokuk-sakcylary-totkarlagan

Фото: "Татар-информ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: