+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 июнь , 08:50

Гаделлек коралдан көчлерәк!

Бар гомерен илгә һәм халыкка хезмәт итүгә багышлаган Башкортстан Прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе, республиканың атказанган юристы Василий Ивановның тормыш девизы шундый була.

Гаделлек коралдан көчлерәк!
Гаделлек коралдан көчлерәк!
СССРда власть өчен көрәш ачыктан-ачык күренмәсә дә, һәрвакыт дәвам иткән. Иосиф Сталин вафатыннан соң башланган “сәяси уен”нар зур илебез таркалганга кадәр дәүләт башлыкларының берничә тапкыр алышынуына китерде. Билгеле, бу эшләрдә махсус хезмәтләрнең дә йогынтысы булды. Узган гасырның сиксәненче еллары башында сәламәтлеге тәмам какшаган Леонид Брежневның ил җитәкчесе “дилбегәсе”н йомшартуын тоеп, КГБ СССРда коррупциягә каршы көрәшне көчәйтә башлый.
 
Шул рәвешле, “Мамык эше” исеме астында совет чорындагы иң яңгырашлы коррупция белән бәйле беренче җинаять эше киң катлам халык игътибарына чыгарыла. “Мамык эше” барлыкка килә. 1982 елның ноябрендә КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре мәрхүм булганнан соң, властька Юрий Андропов килә һәм “Мамык эше” шәхси контроленә ала.
 
Мәгълүм булуынча, “Мамык эше” Үзбәкстанда мамык җитештерүдәге һәм аны дәүләткә сатудагы урлашулар белән бәйле. Әлеге республикада 1983-89 елларда дәвам иткән тикшерү эше, гомумән, совет чорында иң колачлы коррупциягә каршы эш буларак билгеле.
Юрий Андропов КГБ рәисе вазыйфасын башкарган чорда ук Үзбәкстан җитәкчелегенә бәйле компромат туплый башлый. Юрий Владимирович бу вазыйфада чагында ук биредә мамыкның документларда күрсәтелгән күләмнән күбрәк җыелуы, дәүләт планын ялган саннар күрсәтеп, арттырып үтәүләре турындагы мәсьәләне иң югары дәрәҗәдә күтәрә, әмма Политбюро әгъзаларында яклау тапмый.
 
1983 елның февралендә яңа сайланган Генеральный секретарь Юрий Андропов КПСС Үзәк Комитеты Политбюросының Үзбәкстан ССРы җитәкчелеге тарафыннан кылынган “кырын эш”ләрне тикшерү максатында, СССР Генеральный Прокуратурасы каршында тикшерү комиссиясе булдыру турындагы карарын кабул иттерүгә ирешә. Әлеге комиссиягә киң вәкаләтләр бирелә һәм, озак та үтми, Мәскәүдә тупланган тикшерүчеләр һәм белгечләр Ташкентка килә. Республикада тикшерү эшләренең гаять киеренке һәм зур масштабта булачагын билгеләп, комиссия составына СССР төбәкләреннән 200гә якын тикшерүче җәлеп ителә. Гомумән, “Мамык эше”н өйрәнү һәм тикшерү белән бәйле комиссия составында биш меңгә якын кеше була. Аларның өч меңнән күбрәге – КГБ һәм милициянең оператив хезмәткәрләре.
 
Комиссияне ике төркемгә бүләләр. Аның берсе урыннарда эшли, мамык җитештерүдә, саклауда, ташуда һәм чималны эшкәртүдә катнашкан барлык предприятие һәм учреждениеләрне тикшерә. Икенчесе югары дәрәҗәдәге партия һәм дәүләт эшлеклеләре эшчәнлеген өйрәнү белән шөгыльләнә.
Үзбәкстан ССРындагы коррупция эшен тикшерүчеләр арасында юстициянең өлкән советнигы, Башкортстан Прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе, республиканың атказанган юристы Василий Иванович Иванов та була. Киң җәмәгатьчелеккә ул, шулай ук, публицист, республиканың
тикшерү органнары һәм тикшерүчеләр эшчәнлеге турында дистәдән артык китап авторы буларак та билгеле шәхес.
 
Василий Иванов республикада 1970 еллардан ук зур яңгыраш алган эшләрне уңышлы тикшерүче буларак билгеле. Легендар тикшерүче, коррупция белән бәйле ил күләмендәге мөһим эшләрне тикшерүдә үзен чын профессионал итеп күрсәткән белгеч Василий Иванов 2022 елның 24 маенда 87нче яшендә вафат булды.
Түбәндәге язма рәсми чыганакларга, шулай ук, аның китапларындагы һәм замандашларының истәлекләренә таянып әзерләнде.


Алтай тракторчысы Уфа прокуратурасында!

Василий Иванович 1936 елда Алтай краеның Завьяловск районының Сидоровка авылында туа. Кече яшьтән үк чылбырлы тракторга идарә итәргә өйрәнә. Туган колхозында эшли. Тырышлыгын исәпкә алып, үсмерне Кемероводагы училищега укырга юллыйлар. Бер үк вакытта урындагы аэроклубта очу осталыгына өйрәнә. Биредә үрнәкле укыганы һәм яхшы тәртибе өчен аңа Уфа тимер юлчылар әзерләү техникумына юллама бирәләр. Диплом алганнан соң, яшь белгеч Башкортстан башкаласындагы урта мәктәпкә хезмәткә өйрәтү укытучысы булып эшкә урнаша. Бераздан Василийны Уфа “Синтезспирт” заводына эшкә чакыралар. Биредә ул хезмәт эшчәнлегенең берничә баскычын үтә: токарь цехы мастеры, өлкән мастер һәм полиэтилен җитештерү цехы мастеры вазыйфасын башкара. Чит илләрдән китерелгән җиһазларны өйрәнә. Завод җитәкчелегенең мөһим заданиеләрен үти, чит илләрдә командировкаларда еш була...
 
1973 елда куәтле завод директорының матди-техник тәэминат буенча урынбасары вазыйфасына тәгаенләр алдыннан Василий Ивановичны махсус органнарга чакыртып алалар. Ул биредә үзен нинди тәкъдим көтәсен башына да китерми.
 
Әйткәндәй, ул чорда илдә көч-хокук саклау структуралары сафын ныгыту максатында партия кушуы буенча ышанычлы һәм җаваплы кадрларны сайлап алу тәртибе була. Шул рәвешле, Василий Ивановны 1973 елда Уфа шәһәренең Орджоникидзе прокуратурасына эшкә күчерәләр. Үзенең истәлекләрендә язганча, ул “заводтагы айлык 350 сум эш хакын калдырып, 150 сум окладлы вазыйфага тәгаенләнә”.
Ивановны прокуратурага бернинди һөнәри әзерлексез һәм стажировкасыз алалар. Яңа вазыйфага керешү белән ул эшкә чума. Истәлекләреннән күренүенчә, беренче ярты елда ук 19 җинаять эшен тикшереп, материалларны судка тапшыра.
 
“Мине берникадәр вакыттан соң шул вакытларда Башкортстандагы иң зур җинаять эшләрен тикшерүчеләр бригадасына алдылар, – дип хәтерли Василий Иванович. – Мәләвез районындагы югары вазыйфадагы чиновниклар, шул исәптән шәһәр Советы башкарма комитеты һәм “Башпотребсоюз”ның урындагы оешмасы рәисләре – барлыгы 16 кеше – ришвәт алуда гаепләнделәр. Аларның автомобиль яисә мотоцикл сатып алучыларга “булышлык иткәннәре” өчен законсыз рәвештә үз кесәләренә дә акча алулары фашланды. Билгеле, ул чорда чират белән генә түгел, ә аерым чиновникларның “ярдәме” белән дә дефицит әйберләр тизрәк алына иде. Мәләвездә ришвәт алучыларның “такса”сы бик гади була: машина бәясенә өстәп, “ярдәм итүче”гә дә шул ук күләмдә акча бирергә кирәк! Ришвәт алучы һәм бирүче арасында арадашчы ролен җитәкчеләрнең эш машинасы шоферлары башкарган. Әлеге кырын эшләрдә партия шәһәр комитетының беренче секретаре катнашуы да шик астына алынган иде, әмма аның гаепле булуы дәлилләнмәде, ә калганнар хөкемгә тарттырылды”.
 
Шул еллардагы истәлекләргә һәм тикшерү эшендә катнашучыларның сүзләренә караганда, “Мәләвез эше” республикада гына түгел, ил күләмендә дә иң зур җинаять эшләренең берсе булган. Әмма, билгеле сәбәпләр белән матбугат басмаларында бу хакта бернәрсә дә язылмый. Чөнки, совет властена, партия намусына тап төшерергә ярамый. Ә милиция органнары эшчәнлеген тәнкыйтьләү бөтенләй тыела.
 
Василий Иванов хокук тәртибен саклау­чылар белән бәйле җинаять эшен тикшерү бурычы йөкләтелгәч тә гаделлек сагында һәм намусына тугры кала.
Бу хәл Уфада була. Прокуратурага башкаладагы район милициясе бүлегендә балигъ булмаган үсмернең хокук саклау органы хезмәткәрләре тарафыннан кыйналуы турында эш тапшырыла. Авыр тән җәрәхәтләре алудан тыш, егетнең эчке органнарына да зур зыян килүе ачыклана. Василий Ивановтан әлеге эшне тикшергәндә зур саклык күрсәтүне һәм милиция хезмәткәренә артык тап төшермәскә кирәклеге турында сораучылар да була. Тикшерү барышында үсмерне башкаланың Совет районы эчке эшләр бүлеге капитанының кыйнавы ачыклана, әмма офицер үз гаебен танырга теләми. Гомумән, капитан аны беренче мәртәбә күрүен әйтә. Эчке эшләр бүлегенең башка хезмәткәрләре дә дәшми калуны өстен күрә. Василий Иванович капитанның гаепле булуын һәм үсмер егетнең фаҗига көнендә милиция бүлегеннән башка беркайда да булмавын дәлилләүне максат итеп куя. Тикшерүче бәлагә тарыган көнне егетнең кайда, кайчан һәм кемнәр белән булуын минутына кадәр дәлилләп терки. Шаһитлар күрсәтмәләрен, башка мөһим факт­ларны китереп, егетнең бары тик капитан тарафыннан кыйналуын исбатлый. Капитан хөкем ителә. Аны суд залында ук кулга алалар.
 
“...1970 еллар уртасыннан В. Иванов Башкортстандагы бик җитди җинаять эшләрен тикшерүгә җәлеп ителә башлый. Аларның байтагы КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировның шәхсән кушуы буенча тикшерелде.“Башоблпрофсоф” һәм “Курортстрой” төзелеш-монтаж идарәсе җитәкче­легенең дәүләт һәм җәмәгать милкенә кул сузуы белән бәйле җинаятьләрне ачуда, мәсәлән, Василий Иванович зур көч салды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 кеше төрле срокларга иркеннән мәхрүм ителде. Суд карарының өч томнан торуын һәм суд эшенең берничә ай дәвам иткәнен беләм. Ул вакытта 200дән артык шаһитның аңлатмасы каралды. Әлеге җинаять эшен караганда миңа берничә тапкыр катнашырга һәм әлеге чараны гәзиттә чагылдырырга туры килде.
 
1980 еллар башында КПССның Башкортстан өлкә Комитетының һәм шәхсән беренче секретарь М. З. Шакиров күрсәтмәсе буенча В. Иванов “Сакмар” мал симертү совхозындагы җинаять эшен тикшерә. Биредәге вазыйфалы кешеләрнең симертүгә мал сатып алу һәм арытаба аларны асрау­дагы “кырын эш”ләрен тикшерү барышында 2 мең тоннадан күбрәк итнең урланганлыгы фашлана. Җинаятьчеләр җаваплылыкка тарттырыла. Биш кеше хөкем җәзасы ала.
(Журналист Виктор Шмаков истәлекләреннән).
 
Әлбәттә, Башкортстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тик­ше­рүчесе Василий Ивановның хезмәт биогра­фиясендә мондый эшләр аз булмый. Ул илгә, Ватанга һәм халыкка хезмәт итүне намус эше, үзенә ышаныч буларак кабул итә. Югарыда телгә алынган җинаять эшләреннән тыш, ул республика районнарында һәм башкалабызда коррупция белән бәйле эшләрне тикшерүдә үзен чын профессионал һәм йөкләтелгән бурычны намус белән үтәүче, закон сагында ышанычлы торучы погонлы белгеч итеп күрсәтә.
Партия ни өчен
“күз йомган”?
 
1979 елның сентябре. Чираттагы җинаять эшенә “нокта куелган” көннәрдә Василий Ивановны көтмәгәндә республика прокуроры Иван Филатов үзенә чакыртып ала. Эш барышы белән кызыксына. Әмма Василий Иванович республика прокурорының моның өчен генә чакыртмаганын яхшы аңласа да, берничә көннән үзенең Мәскәүгә китәчәген башына да китерми.
 
– Василий Иванович, СССР прокуратурасы дәүләт отчетына өстәп язулар белән бәйле җинаять эшләрен тикшерергә сәләтле тикшерүче җибәрүебезне сорый, – ди Иван Тимофеевич. – Сез – шундый җаваплы бурычны үтәргә сәләтле тикшерүче. Шуңа күрә, Сез тиз арада командировка документларын әзерләп, юлга әзерләнегез. Сезне СССР прокуратурасының Тикшерү идарәсе начальнигы көтә.
 
Василий Иванович СССР прокуратурасында тиешле күрсәтмәләрне алгач, Краснодар краенда ришвәт алу белән бәйле эшне тикшерү кураторы – Мәскәү өлкәсе про­куратурасының тикшерү бүлеге начальнигы Михаил Розенталь белән очраша.
Михаил Яковлевич Василий Ивановны Краснодар өлкәсендәге “Балык эше” белән таныштыра. Сочида һәм өлкәнең берничә шәһәрендә җитди эш башкарырга кирәклеге турында җиткерә.
 
– “Балык эше” үзенең масштабы белән дә катлаулы. Әлегә кадәр биредә берничә тикшерүчеләр бригадасы эшләде. Шуларның берсенә – Сочига Сезнең белән бүген үк бергә юлланачакбыз. “Балык эше” буенча 100дән артык кеше кулга алынды һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Сочи шә­һәрендә СССРның төрле төбәкләреннән җибәрелгән 15-25 тикшерүчедән һәм 40-45 ревизордан, экспертлардан торган бригада эшли. Ихтимал, әлеге бригадага җитәкчелек итү Сезгә тапшырылыр, – ди Михаил Розенталь Башкортстан тикшерүчесенә.
 
Икенче көнне үк В. Иванов һәм М. Розенталь берничә ревизор белән бергә Армавир шәһәрендәге ит комбинатына килә. Җиңел булмаган тикшерү эшләре башлана. Бу вакытта инде предприятие һәм Сочидагы куәтле суыткыч җитәкчесе кулга алынып, тикшерү изоляторында тотылган була. Шуңа карамас­тан, “кунакчыл” хуҗалар Мәскәү тик­шерүче­ләрен төрлечә үз якларына аударырга тырышып карый. Тикшерүчеләрнең максаты – ит комбинатыннан, суыткычлардан кемнең күпме продукция урлавын ачыклау, ришвәт бирүче, алучыларның эзләренә төшү. Махсус оештырылган чараларда ит комбинатыннан зур күләмдә продукция урлаучылар тотыла, фашлана.
 
“...1960-70 елларда КГБ партияне һәм хөкүмәтне СССРның көньяк төбәкләрендә коррупциянең “чәчәк атуы” турындагы факт­лар белән даими таныштыра башлады. Кызганычка каршы, бу сигналлар буенча бер чара да күрелмәде. Коммунистлар партиясе җитәкчелеге, гомумән, мондый күренешләрнең асылын, сәбәпләрен аңлый алмый иде. Ни дисәң дә, 1980 елга Совет халкы коммунизмда яши башларга тиеш иде бит. Сочидагы һәм Геленджиктагы коррупция җинаятьләренең асылы шунда: теге яки бу төр җитештерүчеләр көньяк төбәкләрдәге шәһәр Советы башкарма комитетларына исемлек буенча “кара кулакча”, ягъни ришвәт кертә башлады. Әйтергә кирәк, илнең башка бер төбәгендә дә мондый хәл юк иде әле...
 
1982 елда Сочи һәм Краснодар “ма­фиясе”нә коточкыч һөҗүм ясалды. Биш мең кеше кулга алынды. Аларның күбесе озак вакытка хөкем ителде. Ә Геленджикның гомум туклану предприятиесе җитәкчесе Белла Бородкина, Совет законнарына каршы килеп булса да, атуга хөкем ителде. Аны 1 миллион сум акча урлауда гаепләделәр. Әлбәттә, бүгенге бәяләрдә ул зур сумма да түгелдер. Соңыннан күренүенчә, хокук саклау органнары тарафыннан күрелгән мондый катгый чара да нәтиҗәсез булды кебек. Чөнки 1990 елларда инде илнең көньяк районнарындагы шәһәрләр чын мәгънәсендә мафиоз төркемнәр кулына күчте. Безгә еш кына анда тәртип сагында торучылар тарафыннан бернинди чаралар да күрелмәве турында җиткерделәр. Чөнки, алар көчсезләнгән иде.
 
...40 ел элек илнең көньягында корруп­циягә каршы көрәш Юрий Андропов тарафыннан башланды. Әгәр дәүләт җитәк­чесенең гомере озынрак булса, без хәзер мондый хәлләрдән ерак торган илдә яшәгән булыр идек, дип уйлыйм. Ә ил башлыгына башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә ул чакта башында Н. Щелоков торган Эчке эшләр министрлыгы аяк чалды. Аның сәяси ягы да бар. Ихтимал, Андро­повның башлангычы власть башына Краснодар крае җитәкчесе С. Медуновны якын китерергә теләмәү максаты белән дә бәйледер. Кызганычка каршы, власть үзгәргәч, барысы да кабат үз урынына кайтты. Юрий Андропов вафат булганнан соң, Краснодардагы һәм Үзбәк­стандагы коррупция белән бәйле тикшерү эшләре туктатылды”.
(В. Иванов истәлекләреннән).

Рәсми мәгълүмат. Аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче Василий Иванов ике ел дәвамында СССР прокуратурасы йөкләмәсе буенча Сочида һәм Краснодар өлкәсендә дәүләт милкенә кул сузучылар һәм ришвәт алучы вазыйфалы чиновниклар эшен тикшерүче бригадага җи­тәкчелек итә. В. Иванов шәхсән тикшергән эшләр буенча гына да җинаятьчеләрдән 700-800 мең сум күләмендә урланган акча СССР прокуратурасы депозитына тапшырыла.

“Океан” балыклары җәтмәгә эләгә

Коммунизм төзегән елларда да ил халкы ит һәм ит продуктларын туйганчы ашый алмады. 1970 еллар уртасында, мәсәлән, СССРда яшәүче һәркем елына уртача 60 килограмм ит ашаган булса, АКШта бу күрсәткеч 100-110 килограммга җитә иде. Билгеле, ит җитештерүне арттыру өчен аграр тармакта куәтләрне үстерергә, җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен көчәйтергә кирәк иде. Әмма илдә бу проблеманы хәл итүне тизләтүнең җиңелрәк юлын сайлыйлар: ит ризыкларын куллануны балык исәбенә арттырырга булалар. Әйткәндәй, 1976 елда СССРның барлык ашханәләрендә дә атнаның пәнҗешәмбесе “балык көне” дип игълан ителә. Шул рәвешле, халыкны әкренләп балык ашарга өйрәтә башлыйлар.
Леонид Брежнев җитәкчелек иткән һәм социализм чәчәк аткан чорда илнең барлык республикаларында да “Океан” кибете челтәрләре ачыла. Анда балыктан тыш, затлы диңгез продуктлары да сатыла башлый. Тере балык сатып алучыларның игътибарын тиз җәлеп итә. Ләкин, диңгез ризыклары халыкка гына түгел, ә җиңел кәсеп белән баерга теләүче комсыз чиновникларга да ошап китә.
 
Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, СССРның Балыкчылык хуҗалыгы министры Алексей Ишков 1976 елда ук тармакка үз продукциясе белән сатарга рөхсәт итүне сорап, Министрлар Советы рәисе
 
А. Ко­сыгинга мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, илдә диңгез продуктларын сатуны оештыру буенча дәүләт предприятиеләре оештырыла башлый. Билгеле, диңгездә тотылган балык күләмен һәм аны сату тәртибен тиешле дәрәҗәдә контрольдә тоту җиңел булмый. Бу исә ил күләмендә исәпсез продукция алуга һәм җиңел кәсеп белән баерга теләүчеләргә зур мөмкинлекләр ача.
 
1970 елның икенче яртысында “Океан” фирмасының билгеле чиновниклары Фильдман һәм Фишман социалистик илләр белән сәүдә иткәндә КГБ хезмәткәрләре “җәтмәсе”нә эләгә. Ул вакытта валюта белән спекуляция эшләү җитди җинаятькә керә. Алар законсыз алынган меңнәрчә сум СССР акчасын чит илнең “яшеле”нә алыштырганда кулга алына.
Закон бозучылар эшен арытаба тикшерү Сочидагы “Океан” кибетенә алып килә. Биредә махсус хезмәтләр зур күләмдә өстәп язулар һәм фальсификацияләр булуны ачыклый. Тын океанда тотылган сельдь балыгы урынына банкаларга кара уылдык тутырып, “сәү­дәгәрләр” аны рөхсәтсез сатуны оештыруда гаепләнә. Исәпкә алынмаган сөләйман балыгы уылдыгы чит илләргә арзанлы этикетка ябыштырылган савытларда меңнәрчә килограмм озатылган булуы ачыклана...
Шәһәргә Мәскәүдән тикшерүчеләрнең зур төркеме килеп төшә. Тикшерүчеләр бри­га­дасының берсенә Василий Иванов җитәкчелек итә.
 
– “Океан” кибете челтәре илдә балык сәүдәсе белән законсыз шөгыльләнүчеләрне фашларга гына түгел, ә аның белән бәйле коррупция тамырларының Мәскәүгә кадәр барып җиткәнен ачыкларга да ярдәм итте, – дип искә ала Василий Иванов үзенең истәлекләрендә. – Тикшерү барган чорда Сочида һәм аңа якын шәһәрләрдә зур паника башланды. Биш мең чиновник вазыйфасыннан бушатылды, мең ярым чамасы хөкем ителде. Хостинск район советы башкарма комитеты рәисе үз-үзен атып үтерде, ә партиянең Краснодар өлкәсе секретаре Сергей Медуновны эшеннән алдылар... Илнең балыкчылык хуҗалыгы министры Ишков та зур “чистарту” барышында вазыйфасыннан колак какты, ә аның урынбасары Владимир Рыков суд карары нигезендә атарга хөкем ителде...

Олег Төхвәтуллин.
Фотолар Василий Ивановның гаилә архивыннан алынды.
(Дәвамы бар).

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: