+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 июнь , 20:33

Бер тәүлектә - 11 миллион сум!

Республика халкы мошенникларга 11 миллион сумнан артык акча биргән, барлыгы 37 алдау очрагы теркәлгән.

Бер тәүлектә - 11 миллион сум!
Бер тәүлектә - 11 миллион сум!

Уфа шәһәренең полиция бүлегенә алдау турында гариза килгән. 49 яшьлек хатынга билгесез кешедән инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү темасына шалтыратулар килгән. 2,5 айдан артык вакыт дәвамында җинаятьче корбанына аның керемнәре ничек "арта баруы" турында сөйләгән. Бу максатлар өчен бичара хатын 560 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергән. Алга таба акчаны ул үзе билгесез исәпкә күчергән. Нәтиҗәдә, ханым банк алдында зур бурычлы булып калган.

Тагын бер гариза 47 яшьлек ирдән килгән. Ул да инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү турында мәгълүмат алган. Үзен биржа кураторы итеп таныткан мошенник бер ай дәвамында корбаннан акча "сауган". Нәтиҗәдә, зыян күрүче 780 мең сумнан артык акча күчергән (шуларның 110 меңе - шәхси акчалары, ә 680 меңе - кредитлар).

Ә Салават шәһәреннән 31 яшьлек ханым популяр мессенджерда кыйммәтле смартфон уйнатылуы турында укыган һәм гариза биргән. Конкурста катнашыр өчен ул сылтама буенча күчкән һәм шундук кыйммәтле смартфонны отканлыгы турында хәбәр алган. Бүләк алу өчен барлык мәгълүматларны, ягъни фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшәү адресын күрсәтергә һәм товарны Европадан китерү өчен түләргә кирәк булган.

Зыян күрүче ышанган һәм алдакчыларга 6 мең сум акча җибәргән. Смартфонны 4-5 көн эчендә җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Ләкин алга таба корбаннан тагын 20 мең сум күләмендә курьер эше өчен түләүне, телефонны чик аша чыгару өчен - 32, таможня җыемы өчен тагын 39 мең сум сораганнар. Беркатлы бу бәндә әлеге акчаларның барысын да күчермәгән, полициягә мөрәҗәгать иткән. Гомумән алганда, хатын-кыз 58 мең сум акчасын югалткан.
Мутлык фактлары буенча җинаять эше кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сезне таныш булмаган кешеләргә банк, паспорт һәм башка мөһим мәгълүматларны хәбәр итмәскә, шулай ук билгесез счетларга акча күчермәскә чакыра. Игътибарлы булыгыз!

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: