+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 июнь , 17:00

Ике укытучы мошенникларга 4 миллион сум күчергән

Педагоглар мондый алдау ысулы турында ишеткән-белгән булган да соң...

Ике укытучы мошенникларга 4 миллион сум күчергән
Ике укытучы мошенникларга 4 миллион сум күчергән
Белорет районында мошенниклардан ике педагог зыян күргән. Белорет һәм Межгорье мәктәпләрендә эшләүче укытучылар җинаятьчеләргә 4 миллион сумнан артык акчаларын биргән. Урындагы полициядә хәбәр итүләренчә, 21 июньдә аларга Межгорьедан бер педагог мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләрнең аны кредит алырга һәм акчаларны башка кеше исәбенә күчерергә мәҗбүр итүләре турында хәбәр итә.

Гариза бирүче сүзләренчә, башта мессенджерда аңа ниндидер хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен мәктәп директоры дип таныштырган. Әңгәмәдәш, укытучыларга хезмәт хакын түләп бетермәү очрагы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә. Шалтыратучы укытучыга аңа ведомство хезмәткәрләре шалтыратканда сөйләшергә киңәш итә. Һәм, чыннан да, тиздән педагогка шалтыраталар, әмма сөйләшүне аның банк счетлары белән проблемалар килеп чыгуына һәм акчасын югалтмас өчен аларны ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәклегеннән башлыйлар. Аннан соң укытучы белән банкның ялган вәкилләре элемтәгә керә, аны кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаны “хәвефсез исәпкә” күчерергә күндерәләр. Хатын шунда 740 мең сум югалта.

24 июньдә полициягә Белорет гимназияләренең берсендә эшләүче педагог мөрәҗәгать итә. Укытучы полиция хезмәткәрләреннән 3 миллион сумнан артык акчасын урлаган җинаятьчеләрне эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Алдау схемасы югарыда тасвирланганга охшаш, әмма үз нюанслары бар.

"Башта укытучыга мессенджерда, имеш, мәктәп директоры яза һәм, синең белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк, дип кисәтә. Аннары аның белән төрле ведомстволар һәм кредит оешмаларының ялган хезмәткәрләре озак кына әңгәмәләр алып бара, аның исәбеннән чит илләргә акча күчерелә, дип куркыталар, дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр. Килеп туган проблемаларны хәл итү һәм операцияләрне туктату өчен мошенниклар тупланган һәм кредит акчаларын резерв исәпкә күчерергә киңәш итә. Педагог, аларга ышанып, 3 миллион 404 мең сум акчасын күчерә, аларның күп өлеше хатынның шәхси җыелган акчалары була”, - дип белдерделәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегендә.

Зыян күрүчеләр мондый алдау ысулы турында ишеткән булган, мошенниклар турында белгәннәр, әмма таныш булмаган кешеләрнең сүзләре йогынтысына бирелеп, барыбер ышанганнар. Әлеге очраклар буенча җинаять эшләре кузгатылган, тикшерү бара.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: