+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 июль , 14:10

Уяу булыгыз, мошенниклар тозагына эләкмәгез!

Уфада һәм Ишембайда яшәүче хатын-кызлар мошенникларга 14 миллион сумга якын акча күчергәннәр.

Уяу булыгыз, мошенниклар тозагына эләкмәгез!
Уяу булыгыз, мошенниклар тозагына эләкмәгез!

Июнь башында 45 яшьлек Уфада яшәүче популяр мессенджерлар аша, билгесез кешеләр белән аралаша, алар үзләрен инвестиция компаниясе менеджерлары дип таныштыра һәм хатын-кызга үзенең финанс хәлен яхшыртырга тәкъдим итәләр. Июнь башыннан 11 июльгә кадәр хатын-кыз үзенең тупланмаларын, ә соңрак аңа күрсәтелгән счетларга кредит акчаларын да күчерә. Гомумән алганда, ул мошенникларга 9 миллион сумнан артык акча күчергән, шуларның 5 миллионнан артыгы шәхси тупланмалар булган, 4 миллионнан артыгы - кредит. Хатын-кыз алдаганнарын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Әлеге факт буенча Русия Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Шундый ук хәл Ишембай шәһәрендә булган. Анда, 68 яшьлек хатын шулай ук билгесез кешегә ышанган, күрсәтелгән кушымтаны урнаштырган һәм бер ай дәвамында актив рәвештә "инвестицияләгән". Аның "инвестицияләре" нәтиҗәсендә мошенникларның кесәсе 4 миллион сумга калынайган, шуларның 400 мең сумы - кредит, ә 3 миллион 800 меңе - заем. Әлеге факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз. Сезгә карата законсыз операция башкару турында әйтелә торган шикле шалтырату килгән очракта, әңгәмәне туктатырга киңәш ителә. Акчаларыгызны күчермәгез, таныш булмаган кешеләргә телефоннан үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларыгызны хәбәр итмәгез, үзегезгә таныш булмаган кешеләр киңәшләре буенча үзегезгә таныш булмаган кушымталарны телефоныгызга йөкләмәгез. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулыкны саклагыз, бары тик тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: