- Сезнең институтның тарихы бик бай. Ул җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләрне, хокук саклау органнарының компетентлы хезмәткәрләрен әзерләүнең күркәм традицияләрен дәвам итә, - диде республика Башлыгы. – Уфа юридик институтын тәмамлаучыларның һөнәри осталыгы иң югары бәягә лаек.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнаша, эшнең теләсә кайсы участогында лаеклы хезмәт итә.
2024 елда уку йортын 204 яшь офицер тәмамлаган, шуларның 114е – безнең республикада, 90 белгеч Русиянең 26 төбәгендә хезмәт итүен дәвам итәчәк. Институтны кызыл диплом белән 21 кеше тәмамлаган. Алар арасында полиция лейтенанты Диана Абзбаева да бар. Аңа төбәк җитәкчесе Русия Эчке эшләр министрлыгы системасында югары белем бирүне оештыруны бик яхшы тәмамлаган өчен истәлекле алтын медаль тапшырды.
Радий Хәбиров шулай ук Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанның Мактау грамотасына җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы начальнигы, полиция полковнигы Ирина Диваева, ут һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы начальнигы, полиция полковнигы Антон Романов лаек булдылар.
Уфа юридик институтының юбилей чыгарылышы уңаеннан котлау телеграммасын Русия эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-полковнигы Владимир Кубышко да юллаган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы Виорел Флоча үз чыгышында ассызыклаганча, уку йорты эшләү дәверендә хокук саклау органнары өчен 25 меңнән артык белгеч әзерләгән, алар җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хезмәтен намус белән башкара.