+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 август , 18:30

Киберҗинаятьчелеккә каршы тору юлы

Русиянең Санлы үсеш министрлыгы ил халкын интернеттагы җинаятьчеләрдән һәм телефон аферистларыннан саклау өчен ведомстволарны бер мәгълүмати мәйданчыкка берләштерергә ниятли.

Киберҗинаятьчелеккә каршы тору юлы
Киберҗинаятьчелеккә каршы тору юлы
Электрон платформа эшенә, федераль министрлыклар һәм ведомстволардан тыш, Үзәк банк, башка финанс оешмалары, хокук саклау органнары һәм элемтә операторлары җәлеп ителәчәк.

Әлеге санлы мәйданчыкны булдыру инициаторлары фикеренчә, яңалык киберҗинаятьчеләргә, фишингка һәм хезмәтләрне көчләп тагуга оператив каршы торырга ярдәм итәчәк. Шулай ук ведомстволар арасындагы хезмәттәшлек процессларын автоматлаштырырга да. Шул исәптән, гражданнарның шәхси мәгълүматларының чыгуын мониторингларга һәм онлайн мошенниклар белән көрәштә превентив чаралар күрергә.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, платформаны булдыруның беренче этабын 2026 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

Фото: digital.gov.ru. сайтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: