Аның сүзләренчә, иренең 87 яшьлек әбисеннән алдау юлы белән акча урлаганнар. Пенсионерга янәсе медицина учреждениесеннән шалтыратканнар һәм аның килене кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ, акчаны кичекмәстән тапшырырга кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Курьер булып бер үсмер килгәч, куркып калган хатын аңа бер миллион сум биргән.
Бераздан курьер тотылган. Балигъ булмаган бала сүзләренчә, ул үз гамәлләренең законсызлыгы турында белмәгән, чөнки популяр мессенджерда акча эшләү юлын тапкан, анда аңа финанс менеджеры вазыйфасын тәкъдим иткәннәр. Аның эше акчаны алу һәм аларны билгеле бер счетларга күчерү, моның өчен сумманың 5 процентын алудан гыйбарәт булган.
"Үсмер балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тора. Ул элегрәк велосипедлар урлаган өчен тоткарланган булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Стәрлетамакта яшәүче 16 яшьлек кешенең ким дигәндә тагын өч шундый ук җинаятькә катнашы бар. Шулай итеп, мошенникларның хәйләсенә 1937, 1940, 1941 елгы пенсионерлар эләккән", — диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Барлыгы ул мошенникларга тапшыру өчен 1,3 млн сумнан артык акча алган. Хәзер мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган, үсмер читкә китмәү турында подписка биргән.