+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 август , 12:20

Террорчылык өчен хөкем ителде

Үзәк округ хәрби суды (Екатеринбург шәһәре) Рөстәм Фараретдиновны террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты.

Террорчылык өчен хөкем ителде
Террорчылык өчен хөкем ителде
Һәм ул биш ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.

Суд тарафыннан ачыкланганча, чит ил агенты Руслан Габбасов җинаятьчел ниятне тормышка ашыру максатыннан, WhatsApp мессенджерында үзенең туганы Рөстәм Фараретдинов белән аралашу юлы белән соңгысын «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә террорчылыкны пропагандалауга кешеләрне җәлеп итү эшчәнлегендә катнашырга күндергән.

Руслан Габбасов үзенең туганына пропаганда һәм вербовка эшләре башкарган өчен сәяси сыену алырга һәм киләчәктә Европа берлеге илләренең берсендә гражданлык алырга вәгъдә итә.

**Росфинмониторинг Руслан Габбасов белән Рөстәм Фараретдиновны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертте. Шулай ук Русия территориясеннән киткән Руслан Габбасов Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агенты дип танылды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: