13 августка каршы төндә 38 яшьлек фермер Алик Махиянов элекке хатыны Динәне аның әти-әниләре йорты янында сагалап тора һәм рәхимсез рәвештә үтерә. 6 һәм 13 яшьлек ике малай әнисез кала.
Суд җаһилны 10 елга катгый режимлы төрмәгә озатты.
Әле Динәнең уллары аларга опекунлык рәсмиләштергән әти-әнисе йортында яши. «Комсомолка»га мәрхүмәнең әнисе Зәйра Хатмуллина сөйләгәнчә, балалар Аликның әнисе белән дә, Махияновлар гаиләсенең башка әгъзалары белән дә аралашырга теләми. Алай гына да түгел, хәтта икенче әбиләре янына килергә дә куркалар.
- Кечкенәбез беренче сыйныфны бишлегә генә тәмамлады, робот техникасы түгәрәгенә йөри, ярышларда катнаша. Күптән түгел Башкортстан буенча өченче урынны алды, Стәрлетамакка барды. Безнең балалар молодцы, - ди Динәнең әнисе.
Махиянов исә хатынга төрмәдән янап ята икән. Мәсәлән, ул Динәнең әти-әнисе алкоголиклар һәм караклар, дип белдергән.
- Аның балаларын каравыбыз өчен рәхмәт әйтергә кирәк тә бит. Тикшерү астында булганда полициягә гариза язды, мине анда чакырдылар. Янәсе, мин аңардан 500 мең сум, бриллиантлы алтын йөзек урлаганмым. Аннары, Распутинныкы булган көмеш эшләнмәне урлаганмым. Шундый нәрсәләр язып ятты, полиция бүлегендә көләләр иде. Ул хәзер төрмәдән дә минем хакта бөтенләй юк-барны яза. Мин инде игътибар да итмим, ул хатларны укымыйм, - дип сөйли Динәнең әнисе.
Үз уллары турында Алик Махиянов судта да, хөкем карары чыгарылганнан соң да искә алганы юк икән.
Хәер, әбисе сүзләренчә, әтиләре турында малайлар үзләре дә искә төшерми диярлек һәм аның турында сөйләшергә дә теләмиләр. Һәрхәлдә аның янында. Аның әниләрен үтергәнен гафу итә алмыйлар. Ә менә Динә турында еш искә алалар, көн саен диярлек. Бигрәк тә өлкән улы.
Фото: "уфа.кп.ру"